Results count: 10934000 (18841306), search took 0.003 sec.

Search results

  1. Анда шатлыктан, бәхеттән нур чәчеп балкыган якты зәңгәр күзле, иңнәренә ишелеп төшкән коңгырт чәчле, сылу гәүдәсенә килешле ап-ак туй күлмәге кигән кызны күреп, аңа күз кысты да кычкырып көлеп җибәрде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  2. Бу кыз зилә үзе, бүген аның иң истәлекле, шатлыклы, бәхетле көне. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  3. Бүлмәгә кинәт кенә килеп кергән әнисе кызының яшьлек дәрте ташып торган сөйкемле йөзенә карап бераз сокланып торды, эченнән баласының гомер буе шундый шат, бәхетле, сәламәт булуын теләде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  4. Моннан алты ел элек ана баласын мондый итеп күрермен дип уйлый да алмый иде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  5. Моннан алты ел элек зиләнең туганнан-туган апасының туе көнендә ана кеше бүген дә төшләрендә күреп куркып уяна торган вакыйга булган иде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  6. Туганының бәхетенә куанып йөргән хыялый зилә кая басканын да белмичә туйга дип бер кочак розалар күтәреп чәчәк кибетеннән кайтып килгәндә, абайламыйчамашина астына барып керде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  7. Шофер егет никадәр теләсә дә, тимер атын туктатып кала алмады … АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  8. Аннан соң бик озак хастаханәдә аңына килә алмыйча ятулар, табибларның: «Без кулыбыздан килгәнчә тырышабыз, ләкин үзегезне төрле хәлгә әзер тотыгыз», — дигән үзәк өзгеч сүзләре … АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  9. Яшьлек җиңүче булды, кыз аңына килде, әкренләп аякка басты. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
  10. Тән җәрәхәтенә җан ярасы да өстәлде, зилә яратып йөргән егет, кыз яшәү өчен көрәшеп хастаханәдә ятканда аңа кул селтәп, башкалар белән йөри башлаган иде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта